Казанның “Метроэлектротранс” хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Бәйрәм чарасында җир өсте һәм җир асты электр транспортында эшләүче иң яхшы хезмәткәрләренең исемнәре билгеле булачак

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казанның “Метроэлектротранс” хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм чарасында җир өсте һәм җир асты электр транспортында эшләүче иң яхшы хезмәткәрләренең исемнәре билгеле булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятие матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Менжинский исемендәге Мәдәният йортында бәйрәм чаралары башланды инде. “Метроэлектротранс” хезмәткәрләрен һәм белгечләрен бу предприятиенең генераль директоры Әсфан Галәвов котлаячак. Ул агымдагы елга якынча нәтиҗә ясаячак һәм тармакның иң яхшы хезмәткәрләренең исемнәрен атаячак. Аларга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән Казан башкарма комитеты медальләре, мактаулы грамоталары һәм башка бүләкләр тапшырылачак.
Бүләкләнүчеләр арасында 1 нче троллейбус депосы йөртүчесе Рафаиль Зиннатуллин, 2 нче троллейбус депосы йөртүчесе Әлфира Ситдыйкова, җир асты транспорты хезмәте башлыгы Игорь Тихонов, Казан метрополитены электромеханика корылмалары хезмәте башлыгы Вадим Семенов, 1 нче трамвай депосы участкы башлыгы Рафик Нәфыйков, 2 нче троллейбус депосы слесарь-электригы Дилемхан Усманов һ.б. бар. Бүген барлыгы 40 кеше бүләкләнәчәк.