Казанда 2 кеше “тычкан бизгәге”н йоктырган

22-28 октябрь көннәрендә республикада “тычкан бизгәге”н йоктыруның 14 очрагы теркәлгән

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). 22-28 октябрь көннәрендә республикада “тычкан бизгәге”н йоктыруның 14 очрагы теркәлгән. Шул исәптән Казанда – 2, Яр Чаллыда –2, Азнакай районында – 2, Түбән Камада – 1, Әлмәт районында – 6, Чистайда 1 очрак күзәтелгән. Бу турыда кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.