Чүпрәледә бүген 119 кеше эшсез

Алар арасында югары һәм махсус урта белемлеләр дә бар

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чүпрәле муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Николай Карсаковның әйтүенә караганда, бүген районда төрле белгечлекләре булган 119 кеше үзәктә эшсез буларак исәптә тора. Алар арасында югары һәм махсус урта белемлеләр дә бар, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.
Үзәктә исәптә торучы эшсез гражданнарны эшле итү максатыннан очрашулар еш үткәрелә. Соңгысында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, 90 номерлы һөнәри училише директоры Рамил Ахметов, район үзәк хастаханәсе, кулланучылар җәмгыяте һәм “Мелиорация” оешмаларыннан вәкилләр катнашты.
- Районда эш урыннары булуга да карамастан, эшсезләр саны арту ягында, - ди Ильмир Измайлов.
Аларның үзшөгылен булдыру буенча хәзер нинди генә чаралар күрелми. Тегү, чигү, оекбаш бәйләүче кебек кул осталарына эш җитәрлек. Ә менә район кулланучылар җәмгыяте вәкиле оешмага йөкчеләр кирәклеген әйтте. Хезмәт хакы 10 мең сум икән. Биредә сатучыларга һәм тегермәнчегә дә ихтыяҗ бар. “Мелиорация ” оешмасы кышкы чорга тракторчы эзли.