2021 елда Россиядән Төркиягә 2,5 миллион турист барган

Путин сүзләренчә, коронавирус эпидемиясе тулаем алганда бөтен дөньяда туристлык тармагына зур зыян китерде.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Төркиягә ял итәргә Россиядән 2,5 миллион кеше барган, катлаулы эпидемиологик шартларда туризм вәзгыяте акрынлап яңара.

«2019 елда Төркиядә 6,8 миллион Россия туристы булган. Ә 2020 елда бары тик 1,5 миллион гына. Хәзер вәзгыять акрынлап төзәлә, агымдагы елның 9 аенда 2,5 миллион Россия туристы Төркиягә барган», — диде Россия Президенты Владимир Путин Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуда.

Путин сүзләренчә, коронавирус эпидемиясе тулаем алганда бөтен дөньяда туристлык тармагына зур зыян китерде. 

Эрдоган Россия хакимиятенә бу юнәлештә республикага ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

«Шулай ук Россия гражданнары, россиялеләр бу чорда безнең илдә ял итүне өстен күргәннәре өчен рәхмәтле», — диде ул.