Уфа «Нур» татар театрының балалар студиясе Петербургта үткән конкурста диплом алган

Студиянең җитәкчесе Ленария Хаҗиева «Иң яхшы педагог» номинациясендә җиңгән.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Уфа «Нур» татар театрының балалар студиясе «Старт звезды» конкурсы лауреаты булган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Уфа «Нур» татар тетарының балалар студиясе 24-27 сентябрьдә Санкт-Петербургта үткән «Старт звезды» конкурсында беренче дәрәрҗә лауреат исеменә лаек булган.

«Нур» театры студиясе «Питер Пэн» әкияте өчен диплом һәм кубок белән бүләкләнгән. Студиянең җитәкчесе Ленария Хаҗиева «Иң яхшы педагог» номинациясендә җиңгән. «Нур» студиясенең балалар командасы танылган кешеләр белән очрашуларда, иҗади мастер-классларда катнашкан һәм шәһәр белән танышкан.