Саба районында яңа туган балаларга автоутыргыч бүләк итәләр

ЮХИДИ «Иминлек гаиләдән башлана» акциясе үткәрде.

(Саба, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районы Шәмәрдәндә яшәүче Зилә Ганибаеваның үзәк хастаханәнең тудыру бүлегеннән чыгуын каршы алырга ЮХИДИнең район бүлекчәсе башлыгы Марат Гаязов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова килде. Гадәттәгечә, профилактика акциясе үткәреп, балалар иминлеген кайгыртып йөрүләре.

Бу юлы Ганибаевларга, сабый тууы белән котлап, балалар автоутыргычы бүләк иттеләр. Аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Акциянең максаты — җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләре проблемаларына җәлеп итү, мохтаж гаиләләргә булышу.

«Юлларда һәрчак имин йөрегез. Ни кызганыч, балаларын махсус җайланмага утыртмыйча яисә утыртып та тиешенчә эләктермичә йөрүчеләр бар әле. Шуңа да акцияләр еш уздырыла, кагыйдәләрне үтәмәүнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүе турында сөйлибез, игътибарлы булырга чакырабыз», — диде Марат Гаязов.

Ганибаевлар өченче балаларына Марсель исеме кушканнар. Алар бала тудыру йорты хезмәткәрләренә һәм инспекторларга бүләк өчен рәхмәт әйтте.