news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы кызы белән кияве һөнәри осталык чемпионатында җиңгән

Хәзер алар республика данын Мәскәүдә яклаячак.

Чирмешән районы кызы белән кияве һөнәри осталык чемпионатында  җиңгән
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Иске Кади кызы Алсу Сафина мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII илкүләм чемпионатның республика этабында беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Ул эшләүче яшьләр арасында, тортлар бизәү буенча иң оста булып танылган. Хәзер ул республика данын Мәскәүдә яклаячак.

Алсу бу бәйгедә ире Илмир белән катнашалар. Илмир кирпечтән стена өю буенча беренче урын алган. Сафиннар Мәскәүгә икәү барачак.

Алсу һәм Илмир өчен әти-әниләре, барлык туганнары җан атып тора. Моксиновлар кызлары һәм кияүләренең бу уңышларына бик шатланганнар.

«Чемпионат барган көннәрдә аларга барыбыз да көч биреп тордык, җиңүләре зур куаныч булды», — ди Алсуның Нурлатта яшәүче апасы Фәридә Нәбиуллина.

Сүз уңаенда, яшьләр икесе дә Казан Авиация институтында белем алганнар, шунда укыганда танышып, гаилә корганнар, кызлары Мәликә үсеп килә. Алсу әлегә декрет ялында, ә Илмир Казан авиация заводында эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100