Чаллы шәһәре судьясы Дан Шәкүров отставкага китте

Дан Шәкүров 2000 елдан башлап судья булып эшләгән, җинаять эшләре буенча белгеч.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар информ», Гүзәл Хөсәенова). Чаллы шәһәре судьясы Дан Шәкүров отставкага китте. Әлеге карарны ул үз теләге белән кабул иткән.

Дан Шәкүровның әтисе Булат Шәкүров та судья һәм РФ атказанган юристы. Ул «Тяп-ляп» оештырылган җинаятьчел төркеме буенча эшкә хөкем карары чыгарган.

Дан Шәкүров 2000 елдан башлап судья булып эшләгән, җинаять эшләре буенча белгеч. Ул республикадагы берничә шау-шулы җинаять буенча хөкем чыгара. Алар арасында активист Рәфис Кашаповка һәм «Торговый квартал»ны шартлату белән янаган телефон террористларына судлар бар.