Белгеч гараж амнистиясеннән файдалану тәртибе турында аңлатты

Гараж 2004 елның 30 декабренә кадәр - Россия Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертүгә кадәр төзелергә тиеш.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елның 1 сентябреннән гараж амнистиясе турындагы закон үз көченә керде. Аннан файдалану тәртибен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйләде.

«Бу закон 1 сентябрьгә кадәр гаражларга һәм җир участокларына хокукларны төрле сәбәпләр аркасында рәсмиләштерә алмаган күп кенә гражданнарга ярдәм итәргә тиеш. Гараж-төзелеш кооперативын ликвидацияләү сәбәпле, закон гаражлары рәсмиләштерелмәгән кешеләр өчен , яки ул тиешле документларсыз төзелгән булса мөһим», — диде ул.

Гараж амнистиясе турындагы закон мондый гаражларга һәм алар астындагы җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк. Закон үз вакытында гаражга хокукны рәсмиләштерә алмыйча үлеп киткән, ә мирас эше ачылмаган очракларда да мөһим.

Мөхәммәтгалиева сүзләренчә, теләсә нинди гараж да законга эләкми. Гараж капиталь төзелгән һәм күчемсез милек объекты булырга тиеш. Бу зыян салмыйча башка урынга күчереп булмый торган объект. Аның астындагы җир муниципаль яки дәүләт милке булырга тиеш.

Моннан тыш, гараж 2004 елның 30 декабренә кадәр — Россия Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертүгә кадәр төзелергә тиеш. Ул үз белдеге белән төзелгән һәм паркинг зонасында урнашкан булырга тиеш түгел. Гараж амнистиясеннән файдалану өчен, татарстанлыларга гариза һәм документлар белән гараж урнашкан урындагы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.