Башкортстанда «Яшьләр җыены» узачак

Форумда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен аерым платформа эшләячәк.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Кырмыскалы районында «Башкортстан яшьләре җыены» мәдәни форумы узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Форум мәктәп укучыларын, студентларны, авыл һәм эшләүче яшьләрне, яшьләр оешмалары активистларын, яшь мәдәният эшлеклеләрен, эшкуарларны, 12 яшьтән зуррак булган яшьләр проектлары авторларын берләштерәчәк.

Катнашучылар белән өч көн дәвамында федераль һәм төбәк спикерлары эшләячәк. Россия яшьләре проектлары белгечләре, стендап һәм бизнес тренерлар сессияләр үткәрәчәк, социаль проектлар өлкәсендәге яңалыклар һәм яшьләр идеяләре менеджменты, бренды турында сөйлиячәкләр.

Форумда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен аерым платформа эшләячәк. Анда дискуссияләр, мастер-класслар, мотивацияләүче сессияләр, спорт һәм патриотик программа булачак.

Форумның ачылышы 30 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә була.