news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводында эш урыннары тәкъдим ителә

Предприятие үз вакытында хезмәт хакы, тулы социаль пакет, эш урынында укыту, бушлай автобус китерүне гарантияли.

(Яшел Үзән, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Карамалы Тау авылы халкын Серго исемендәге завод вәкилләре белән очрашуга чакыралар. Ул җирле мәдәният йортында 29 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Килүчеләр предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә үтә, эш бирүчегә үз кандидатурасын тәкъдим итә, ирекле эш урыннары турында мәгълүмат белән таныша алачак.

Җитештерү күләме арту сәбәпле, предприятиегә химия производствосына, слесарь, химия производствосы контролеры, травильщик, транспортировка ясаучы, штамповщик, гальваник, йөк ташучы кирәк була.

Предприятие үз вакытында хезмәт хакы, тулы социаль пакет, эш урынында укыту, бушлай автобус китерүне гарантияли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100