Кайбыч һәм Лаеш мөхтәсибәтләрендә гошер өләштеләр

Әлеге исемлектә булмаган, әмма гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә республикада яшәүче дин кардәшләребез гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү буенча кампаниягә кушылды. Лаеш мөхтәсибәтендә мохтаҗларга 40 тонна яшелчә һәм 120 кг бал өләштеләр. Моннан тыш, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 2 тонна азык-төлек юлладылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайбыч мөхтәсибәте ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына һәм Казандагы «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» мәдрәсәсенә 300дән артык бәрәңге һәм төрле яшелчәләр тапшырды. Акция дәвам итә.

  • Гошер ул — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да — күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә — гошер тапшырылачак.

Әлеге исемлектә булмаган, әмма гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр дә шушы ук телефонга шалтыратып мөрәҗәгать итә ала.