Дамир Фәттахов Татарстан КВНчыларының «Беренче канал»га чыгуын тели

КВН хәрәкәте социаль лифт һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирә, дип саный Татарстан яшьләр эшләре министры.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан КВНчыларын «Беренче канал»га этәрү өчен барысын да эшләячәк. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда ведомство җитәкчесе Дамир Фәттахов әйтте.

“Югары лига командасына килгәндә, бездә хәлләр яхшыдан түгел. Мин КВН иҗтимагый оешмасының элеккеге кебек гөрләп эшләвен һәм безнең команданың "Ак Барс", "Рубин", "Динамо" командалары кебек республиканы танытуын телим. Элек бөтен илгә танылган “Дүрт татар” бренды бар иде”, - дип искә алды Фәттахов.

Шул ук вакытта республикада КВН юкка чыга, дип әйтеп булмый. “Киресенчә, киң колач җәя һәм лигалар да эшли. Татарстан лигасы һәм Сәнәгать предприятиеләре лигасы. Хәрәкәт бар. Бу үзеңне күрсәтү һәм иҗади потенциалны үстерү, социаль лифт мөмкинлеге. Шул ук вакытта “Беренче канал”да үзебезнең команда булсын өчен тырышачакбыз. Алар күптән Татарстаннан команда көтүләренә ышанам”, - диде Татарстан яшьләр эшләре министры.

Дамир Фәттахов мәктәп елларыннан КВН белән мавыккан. Ул “ВЛКСМ” КВН командасында чыгыш ясаган. “Академия 02” һәм “Дүрт татар” (беренче состав) командалары әгъзасы булган. Фәттахов җитәкчелегендә “Дүрт татар” икенче тапкыр “Большой КиВиН”ны яулый алган.

  • Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак. Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин.