Тере организмнарда азот оксидын ачкан Анатолий Ванин табиблар өчен лекция укый

Бүген Төбәкара клиник диагностика үзәгендә Россия Фәннәр академиясенең Химик физика институты лабораториясе мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Анатолий Ванин лекция укыячак

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Төбәкара клиник диагностика үзәге китапханәсендә клиниканың әйдәүче профессорлары һәм хезмәткәрләре өчен Россия Фәннәр академиясенең Химик физика институты лабораториясе мөдире, РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Халыкара спектроскопия җәмгыяте көмеш медаленә ия булган биология фәннәре докторы, профессор Анатолий Ванин лекция укыячак.
Анатолий Ванин узган гасырның 60-нчы елларында дөньяда беренче булып тере организмнарда азот оксиды барлыкка килүен ача һәм бу юнәлешне өйрәнә башлый. Ул тукымаларда бу матдәнең барлыкка килүен ачыклау ысулын таба һәм бүген дә медицинада азот оксидын файдалану мөмкинлекләрен өйрәнә. 40 ел дәвамында профессор азот оксидын тикшерә һәм төрле авыруларны дәвалаучы даруларны ясарга керешә. Бүгенге көндә Анатолий Ванин Бөтенроссия кардиология үзәге физиологлары һәм табиблары белән бергә кешедә артериаль басымны төшерә торган препаратны сынау белән шөгыльләнә. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.