Татарстанда көннәр салкыная

Төнлә температура 3 гардуска кадәр салкын булырга мөмкин

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез диярлек.
Казанда көндез 7-9 градус, Татарстан буенча 5-10 градус җылы тәшкил итәчәк.
1 октябрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, төнлә температура 3 гардуска кадәр салкын булырга мөмкин, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.