Илсур Метшин: “Без Универсиадага шәһәрне ялт иттерергә тиеш”

Шәһәрдә санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәшәләр

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казан мэриясендә ТРда экология куркынычсызлыгы, табигый байлыклардан файдалану һәм санитария–эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы узды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Утырышта катнашучылар Казанда санитария–экологик хәлне яхшырту мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Татарстан башкаласында ел саен шәһәр һәм шәһәр районнарының экологик торышына тискәре йогынты ясый торган 1 млн.тоннадан артык калдыклар җыела.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелгән рейдлар Казанның барлык районнарында да санкцияләнмәгән чүплекләрнең булуын күрсәтте. Узган атнада 5 чүплек бетерелүгә карамастан, хәзерге вакытта 68 чүплек кала. Санкцияләнмәгән чүплекләр саны буенча Совет районы абсолют лидер булып тора. Бу район территориясендә шәһәр янын да кертеп 30 чүплек ачыкланган. Шулай ук Вахитов һәм Киров районнары пычрак булып кала.
Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килү чыганагы – тузган тораклар. Алар бигрәк тә шәһәр үзәгендә күп.
Яңа Савин һәм Авитөзелеш районында санкцияләнмәгән чүплекләр белән бәйле вәзгыять алай кискен тормый, әмма алар бар.
Чүплекләрне бетерү мәсьәләсе аклап булмаслык озакка сузылды, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. “Бу эшне ярты елга бер, шәһәрне чистарту айлыгында гына түгел, ә даими рәвештә башкарырга кирәк. Без Универсиадага шәһәрне ялт иттерергә тиеш. Бу район, идарәче компанияләр башлыклары һәм милекчеләр эше. Казан иң чиста шәһәр булырга тиеш”, – диде мэр.
Казан мэры сүзләренчә, хокук бозучыларга карата эшләрне караганда, беренче чиратта, юридик затларның, иң югары штраф санкцияләрен кулланырга кирәк. Экология законнарын бозучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш.
ТРда экология куркынычсызлыгы, табигый байлыклардан файдалану һәм санитария–эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы нәтиҗәләре буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алексея Песошин рәислегендә ведомствоара комиссия булдыру турындагы карар кабул ителде.