Алабугада өлкәннәр декадасы уза

Алабугада 14 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши

(Алабуга, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабугада өлкәннәр декадасы башланды. Шәһәр учреждениеләре һәм предприятиеләрендә пенсионерлар һәм ветераннарны хөрмәтлиләр. Биредә өлкәннәрне бәйрәм табынына җыялар, алар өчен концертлар оештыралар, бүләкләр тапшыралар. Шәһәрдә көн саен диярлек төрле чаралар планлаштырылган. Мисал өчен, тимурчылар тәрәзәләрне, йорт подъездларын юачак, социаль приютта тәрбияләнүче балалар шәһәр урамнарында сувенирлар бүләк итәчәк, ә медицина училищесы студентлары кан басымын үлчәү буенча акция оештырачак.
Шәһәр һәм район пенсионерларына 10 көн дәвамында 37 нче кибеттә һәм үзәк базарда 5 процент ташлама белән азык-төлек сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Шулай ук әлеге категориягә караган кешеләр билгеләнгән график буенча мунчада бушлай юына ала. Табиблар исә өйдә ятучы авырулар янына һәм Морт, Костенеево хастаханәләренә барачак.
Искәртеп узабыз, Алабугада 14 184 өлкән яшьтәге кеше яши. Шуларның 3459 ы – 75 яшьтән узган. Моннан тыш, шәһәрдә яше 90 нан арткан 143 кеше гомер кичерә, шуларның берсе – Фатыйма Алибаевага – 102 яшь.