Республикада бүген 144,3 мең гектар «иясез» җир муниципаль милек итеп теркәлгән

ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында республикада җир мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары мәсьәләләре буенча коллегия утырышында шул хакта әйтелде

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында республикада җир мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары мәсьәләләре буенча коллегия утырышы булды.

Министр Азат Хамаев рәислегендә барган утырышта аның беренче урынбасары Айрат Нуретдинов тема буенча төп доклад белән чыкты, министр урынбасары Фәрит Мусин май аендагы коллегия утырышы карарларының үтәлеше буенча хисап тотты.

Ф.Мусин китергән мәгълүматлар буенча, Татарстан җирләре 6783,7 мең гектар территорияне биләп тора. Шуның 4636,7 меңе (барлык территориянең 68,4 проценты) авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә, 376,3 мең гектары (5,5 процент) торак пунктларга карый. Энергетика, сәнәгать, транспорт, элемтә, оборона, куркынычсызлык һ.б. махсус билгеләнештәгесе – 78,2 мең гектар (1,15 процент), аеруча сакланыла торган территорияләр һәм объектлар – 31,6 мең гектар (0,5 процент), запас җирләр - 2,5 мең гектар (0,004 процент). Тагын 438,1 мең гектары (6,4 процент) су фондына, 1220,3 мең гектары (17,9 процент) урман фондына кертелгән һәм алар федераль җирләр санала. Республиканың җир фонды структурасы әнә шундый. Министр урынбасары сүзләренчә, 29 процент җир (1946,6 мең гектар) муниципаль берәмлекләр, 25 проценты (1676,1 мең гектар) федераль хакимиятнең башкарма органнары, җирләрнең 3 проценты (21,4 мең гектар) республика карамагында.

Болардан кала, хуҗасы җирне алганнан соң үзенең аңа хокукын 3 һәм аннан да күбрәк ел буена күрсәтмәгән «иясез» җирләр дә бар. Министр Азат Хамаев басым ясап әйткәнчә, ТРның 2007 елда кабул ителгән Җир кодексы буенча, муниципалитетларга шундый «иясез» өлеш җирләрен муниципаль милек итеп рәсмиләштерү вәкаләте бирелгән. Хәзерге вакытта республиканың җирле үзидарә органнары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының уртак тырышлыгы һәм суд органнары карары белән, 144,3 мең гектар җир (гомуми мәйданның 27 процент чамасы) муниципаль милек итеп теркәлгән. Ф.Мусин, бу эшләр Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә районнарында инде төгәлләнгән, ләкин Казан шәһәре тирәсендәге районнарда андый эш бөтенләй дә алып барылмый, ди. Әтнә, Баулы, Нурлат районнарында ул исә төгәлләү алдында тора.

Шулай ук КДУның мәгълүмати технологияләр үзәге баш белгече, компьютер челтәрләре һәм телекоммуникацияләр бүлеге башлыгы, «Градосервис» ҖЧҖ директоры Сергей Шишкин геомәгълүмати технологияләр куллануның өстенлекләрен шәрехләп, аның якын арада гамәлгә кертеләчәген белдерде. Электрон системада республиканың теләсә кайсы урынында, муниципаль берәмлегендә  булган территориянең, торак йортларның йорт номерларына кадәр күренерлек итеп ясалган планын, аның кем карамагында булуын һ.б. төр мәгълүматлар бирелә. Әлеге программаны гамәлгә ашыруда ТР Хөкүмәте һәм Роскосмос ярдәм итә, дип аңлатты ул. Әлегә 2 млн. тирәсе җир участогы турында белешмә кертелгән әлеге система буенча, дөрес рәсмиләштерелмәгән теге яки бу участок шунда ук күзгә ташлана, галәмнән төшерелгән фотолар елына 1 яки 2 тапкыр яңартылып тора. 

ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы комитетлары һәм бүлекләре, министрлыклар вәкилләре катнашындагы утырышта Нурлат районының җир участокларын җирле бюджетка акча кертү һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен рәсмиләштерү буенча эшчәнлеген исә шушы муниципаль районның мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Шилов яктыртты.