Транспорт хезмәтләре базарындагы партнерлык темасы Халыкара конференциядә күтәрелә

Бүген Мәскәүнең «Крокус Экспо» үзәгендә «Транспорт хезмәтләре базары: үзара ярдәмләшү һәм партнерлык» дигән VI Халыкара конференция эшли башлады
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүнең «Крокус Экспо» үзәгендә «Транспорт хезмәтләре базары: үзара ярдәмләшү һәм партнерлык» дигән VI Халыкара конференция ачылды. Конференция эшендә ТР Транспорт, Икътисади үсеш министрлыклары, «Россия тимер юллары» җитәкчелеге, Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, тимер юл предприятиеләре вәкилләре катнаша.
Быелгы конференция транспорт хезмәте күрсәтү базарындагы актуаль проблемаларга багышлана. Ике көн дәвамында анда катнашучылар тимер юл транспортын реформалаштыру, ерак араларга пассажирлар һәм йөк ташу базарын модернизацияләү, ил тимер юлларның инвестиция перспективалары, тармакны реформалаштыруда чит илләр тәҗрибәсен файдалану, транспорт хезмәтләре һәм тарифларны көйләү хакында фикерләшәчәк. Конференция кысаларында транспорт тармагында буш эш урыннары ярминкәсе дә оештырылачак, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ның рәсми сайты.