29 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды, Дәүләт Советы депутатлары Уграда кара-каршы тору көнен бәйрәм итүне хупламады.

Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды / "Казанышлар беркайчан җиңел генә бирелми, бу киеренке хезмәт нәтиҗәсе", - дип белдерде Президент.

Фәрит Мөхәммәтшин яраткан укытучылар турында социаль челтәрдә язарга тәкъдим итә / Социаль челтәр файдаланучылар ТР Дәүләт Советы Рәисе тәкъдим иткән флешмобны хуплады.

“Оедым мин ошбу имамга...” бәйгесе җиңүчеләре билгеле / Бәйге җәмгыятьтә имамнарны борчыган күренешләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелгән.

Айрат Зариповка Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды / Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.

Дәүләт Советы депутатлары Уграда кара-каршы тору көнен бәйрәм итүне хупламады / Татарстан парламенты тарихында беренче тапкыр депутатлар онлайн тавыш бирде.

Рөстәм Миңнеханов Уградагы кара-каршы тору көнен истәлекле дата итүгә каршы / Казан Кремле Суворовның Альп тауларын кичү датасын Бөтенроссия бәйрәме итү инициативасы белән чыкты.

Ләйлә Кәримова татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнде / "Мин бүген дә әткәемнең кайтканын көтәм, аның белән сөйләшәм, шигырьләрен һәм хатларын укыйм", - диде татар шагыйре Фатих Кәримнең кызы.

Футболчы Караденизның Биектаудагы мәчете кайчан төзелеп бетәчәге билгеле булды / “Рубин” футбол командасының элекеге уйнаучысы Карадениз Биектау районы Калинино авылында 2016 елда мәчет төзи башлаган иде.

Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли / Иртәгә кояш баеганнан соң бар мөселман дөньясы Һиҗри буенча 1441 ел башлана.


«Одноклассники» социаль челтәренең татар телендәге версиясе эшли башлады / Яңа тел интерфейсы социаль челтәрнең десктоплар өчен билгеләнгән вариантында барлыкка килде.

Ркаил Зәйдулла Татарстанның халык шагыйре булды / Мактаулы исем бирелүе белән аны рәсми рәвештә Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Фатих Кәримнең кызы әтисенең бер китап язарлык хатларын туплаган / Ләйлә Кәримова әтисенең хатларын укыган саен үзенә яңалык ача баруын әйтте.