Тукай районындя яшәүче «Безнең авыл» музей-йортын ясарга ниятли

Аның нияте – шәһәр катындагы заманчалаша барган авылда милли мирасны саклау

(Тукай районы, 29 август, "Татар-информ", "Якты юл", Заһидә Нәбиуллина.). Тукай районы Калмаш авылы элек-электән талантларга, кызыклы һәм күпкырлы кешеләргә бай булды. Сиксәненче елларда үзешчән сәнгать сәхнәсендә дистәгә якын гармунчылары, моңлы тавышлы җырчылары белән сокландыра иде. Ике меңенче елларда авылның хезмәт ветераны, бүгенге көндә ике китап чыгарган хезмәт һәм тыл ветераны Хәлимә Гыймазова оештырган фольклор коллективы чыгышлары белән авыл, районда гына түгел, республикада танылды. Аның «Якты юл» газетасында «Саргайган рәсемнәрдә язмышлар» рубрикасы астында басылган язмалары узганнарга борылып карарга, гыйбрәт алырга, беркайчан да тарих сабакларын онытмаска, милли йөзебезне югалтмаска әйди иде. Соңрак ул әлеге язмаларны китап итеп бастырып чыгарды, дип яза ьирле басма.

Калмашта әле бүген дә авылы, аның милли йөзен саклау, яшь буында газиз туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү нияте белән янып яшәүчеләр юк түгел. Шуларның берсе – һөнәре буенча да укытучы Нәкыйп Сәлимгәрәев. Ул үз авылының тарихын мәңгеләштерү нияте белән йортының ишегалдында «Безнең авыл» дигән киң панорамалы мохит булдырган. Капкадан керүгә үк аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән искиткеч гүзәллеккә тап буласың. Кая карама, һәр җирдә тәртип, зәвыкле чәчәк түтәлләре. Нәкыйпнең максаты – киләчәктә шушы чатырны музей-йортка әверелдерү, аны төрле чорларны чагылдырган экспонатлар белән баетып, балалар, яшүсмерләр өчен мавыктыргыч һәм үзенчәлекле бер тәрбия үзәге итү.

– Балалар узганнарны, борынгыларыбызның көнкүрешен белеп үссеннәр. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит, – ди ул.

Максатына ирешү өчен байтак эшләнгән инде. Ишегалды уртасында төрле экспонатлар белән җиһазланган түбәсе ябулы җәйге чатыр тора. Анда татар халкының элекке заманда йорт эшләрендә кулланылган, хәзер инде онытылган көнкүреш әйберләре. Керә-керешкә үк стенага сугыш елларында халыкны ачлыктан саклап калган, сагышлы җырга да кергән «уфалла» арбасы, кер юуу, үтүкләү өчен кулланылган махсус такталар, ипи көрәге, самавыр, ухват, тагын бик күп кызыклы, без инде аларның кайда, ничек кулланылганын да белмәгән экспонатлар. Бакча гөлләре арасында умарталар утыра, чатыр янәшәсендә тәрәз йөзлекләре сырлап салган умарта йорты. Арырак кып-кызыл помидорлар, борыч пешеп утырган теплицаны хәйран калып карадым. Алар шундый тәртип белән утыртылган. Ике катлы мунча да башкаларныкына охшамаган, янәшәсендәге җыйнак бинада – остаханә. Бу әле зур эшләрнең башы гына икән, планнары зурдан авыл остасының.

Нәкыйп Сәлимгәрәев нәсел башын да кадерләп саклый: фронтовик әтисе һәм тыл батыры әнисенә багышлап эшләнгән стендларда да чор тарихы, авылның узганы чагыла.
– Менә бу наратны әни утырткан булган, бик кадерле истәлек ул, – ди әңгәмәдәшем еллар узу белән кәкерәя башлаган наратка күрсәтеп, ә янәшәдә киң ябалдашларын җәеп, можжевельник үсеп утыра. Яңа елда өй хуҗасы аңа төрле төстәге утлар – гирляндалар аса, чыршыдай матурлап бизи икән.

Бер баргач, өйнең эчен дә күреп чыктым. Монда да тарихи өйберләр, китаплар, матур итеп эшләнгән шкафлар игътибарны җәлеп итә. Менә шулай акрын гына үз куллары белән «Безнең авыл» дигән музей-йорт ясау Нәкыйп Сәлимгәрәевнең максаты. Изге ният белән башланган гамәле уң булсын.