Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Казанда төнлә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 30 августта, һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк  көчле җил көтелә.

Шулай ук Казанда төнлә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә республика синоптиклары.