Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Әтиләр көнен бу көздә үк бәйрәм итәргә мөмкиннәр
Октябрьнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итү тәкъдимен 2014 елда Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин инициатива төркеме карауга керткән.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәтендә Әтиләр көненә багышланган бәйрәм турындагы инициатива әзерләнә. Быел Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп тә үтәргә мөмкиннәр. Бу хакта “Известия” үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә.
Октябрьнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итү тәкъдимен 2014 елда Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин инициатива төркеме карауга керткән. Бәйрәм һәм истәлекле даталарны гамәлгә кую дәүләт башлыгы вәкаләтенә керү сәбәпле, хәзер бу мәсьәлә закон органнарында каралмый.
“Президент, бу бәйрәм булырга тиеш, дип санаса, аны раслаячак. Бу файдалы дата дип саныйм. Ул - җәмгыятькә балалар тәрбиясендә аталар роленең әниләрнекеннән ким булмавын белдерү мөмкинлеге”, - дигән Сидякин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз