Россия галимнәре киләсе кышта грипптан үлүчеләр саны күп булыр дип фаразлый

Белгечләр билгеләп үткәнчә, куркыныч төркеменә, гадәттәгечә, авырлы хатын-кызлар, йөрәк-кан тамыры һәм үпкә авырулары булган өлкән яшьтәге затлар керә

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). 2017-2018 еллардагы эпидемиологик сезонда грипптан үлү һәм аннан сәламәтлек начарлану очракларының саны үсү мөмкин, дип белдерде грипп буенча фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Людмила Цыбалова. Бу хакта “Интерфакс” яза.

"Көньяк ярымшардагы вәзгыять буенча карасаң, анда хәзер эпидемия сезонының кызган чагы. Шулай ук узган елдан чыгып бәяләсәң, быел H1N1 иң күп таралган вирус булачак. Ул 2009 елда көчле пандемия (бөтен ил буенча таралган эпидемия) сәбәпчесе булган", - диде ул матбугат конференциясе барышында.

"Соңгы сигез елда бу вирус катнашында берничә эпидемия очрагы теркәлгән. Үлү очракларының күпчелеге дә аңа бәйле. Шуңа да киләсе сезон белгечләр арасында киеренкелек тудырырга тиеш. Алдагы сезон белән чагыштырганда, үлүчеләр саны күбрәк булу ихтималы бар", - диде ул.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, куркыныч төркеменә, гадәттәгечә, авырлы хатын-кызлар, йөрәк-кан тамыры һәм үпкә авырулары булган өлкән яшьтәге затлар керә. Шулай ук даими рәвештә метрода йөрүчеләр дә бу чиргә бирешә ала, чөнки тоннельдә бу вирус үрчү өчен уңай мохит булдырыла. Биредә кеше күп җыела һәм дымлылык саклана.