Полицейскийлар бәйрәмнәр алдыннан татарстанлыларны игътибарлы булырга чакыра

Хокук саклау органнары гражданнарга шикле затлар турындагы мәгълүматны 291-35-28; 291-23-40 һәм 291-24-40 телефоннары аша хәбәр итъне сорый.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Татарстан хокук саклау органнары республика халкын һәм кунакларны Татарстан Республикасы көне, белем бәйрәме, Корбан гаете уңаеннан үткәрелгән чаралардагы теләсә нинди шикле затлар турындагы мәгълүматны җиткерүне сорый.

Гражданин зур күләмдә көнкүреш химия һәм химик реактивлар, агрофирма һәм шәхси хуҗалыклардан минераль ашламалар, аммиак селитрасы, химик-агулы матдәләр сатып алырга теләгән шикле кешеләр күргщн очракта, полицейскийларга  мөрәҗәгать итәргә тиешле. Әлеге материаллар шартлаткыч җайланма ясауда кулланыла ала. Шулай ук, төрле сәбәпләр табып, үз әйберен башкалардан сакланыла торган объектларга алып керүне сораучыларга, кеше күпләп җыелган урыннарны өйрәнеп йөрүчеләргә дә игътибарлы булу кирәк.

Хокук саклау органнары шулай ук гадәттә кеше күпләп җыелган транспорт тукталышында, ял итү урыннарында, йорт подъездларында, чорма-подвалларда һәм өй янындагы территориядә иясез яткан сумка, пакетларга да игътибар итүне сорый. Ел фасылына туры килмәгән итеп киенгән кешеләр хакында да мәгълүмат тапшыру тиешле.

Хокук саклау органнары гражданнарга шикле затлар турындагы мәгълүматны 291-35-28; 291-23-40 һәм 291-24-40 телефоннары аша хәбәр итәргә куша. Шулай ук 291-20-02 Эчке эшләр министрлыгының һәм 231-45-55 Татарстан буенча Россия федераль иминлек хезмәтенең ышаныч телефоннары, Россия федераль иминлек хезмәтенең күпканаллы 231-49-00 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстан Республикасының теләсә кайсы полиция бүлегенә, 02 һәм 102 (кесә телефоны) номерлары аша хәбәр калдырырга була.