“Казан” Халыкара аэропортында 1 млн сумга ремонт ясаячаклар

Аэропортта полиция бүлеге бетон идәнен демонтажлау, шулай ук ишекләрне, чылбырларны, санузел һәм 1А терминалы багаж бүлеген буяу планлаштырыла.

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Татьяна Иванова). “Казан” Халыкара аэропорты” акционерлык җәмгыяте аэропорт территориясендә 1 млн 402 мең 882 сумга объектларны ремонтларга планлаштыра. Тәэмин итүчене билгеләүгә конкурс аукционы үткәрү турындагы хәбәр заказчы тарафыннан Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Аэропортта полиция бүлеге бетон идәнен демонтажлау, шулай ук ишекләрне, чылбырларны, санузел һәм 1А терминалы багаж бүлеген буяу, шулай ук вакытлы янкорманы төзекләндерү турында сүз бара. Шулай ук КПП-1 капкаларын, чылбырларын, саклау камераларын һәм санузелларны буяу планлаштырылган.