420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте һава торышы аркасында Һиндстанда Денге һәм Чикунгунья бизгәге таралу куркынычы булуы хакында кисәтү таратты. Әлеге чирләр баш калкытуга югары температура һәм яңгырлар сәбәпче булган.
Җитди йогышлы авыруларны черкиләр тарата. Хәзерге вакытка Һиндстанда әлеге бизгәк авыруларыннан 31 меңнән артык кеше зыян күргән, 183 кеше үлгән.