Җәлилдә яшелләндерү өмәсе үтте

“Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе дә үз өлешләрен кертте

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Шушы көннәрдә Сарман районының Җәлил бистәсендә яшелләндерү өмәсе үтте. Аңа "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары да үз өлешләрен керттеләр. Алар Кол Шәриф урамының 1 нче йорты каршындагы төзекләндерелгән мәйданчыкка яшь куаклар утырттылар. Аларга ярдәмгә "Радуга Плюс" ширкәте эшчеләре килде. Эштән соң барысы да бергәләп чәй табыны артына җыелдылар, дип хәбәр итә “Сарман” басмасы.