news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Игелекле эшләр десанты» башланды

Акция 26 июльдән 28 августка кадәр Балтач, Азнакай, Менделеевск, Теләче, Мамадыш районнарында уза.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Студентлар отрядлары «Игелекле эшләр десанты» акциясенә старт бирде.

«Игелекле эшләр десанты» акциясе 26 июльдән 28 августка кадәр Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлегендә — Балтач, Азнакай, Менделеевск, Теләче, Мамадыш районнарында була, дип яза Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Акциядә сиксәнгә якын студент катнаша. Чарага әлеге муниципаль районнардан, шулай ук бөтен республикадан килгән һәр кеше чыгышларга кушыла ала.

Студент отрядлары вәкилләре булган 10-15 кешедән торган отряд һәр муниципаль районга чыга. Алар, муниципаль район яшьләре вәкилләре белән берлектә, 5-7 көн дәвамында халыкка түләүсез ярдәм күрсәтә.

Игелекле эшләр десанты кысаларында һәр районда ишегалды лагерьлары уза. Акциядә катнашучылар көче белән муниципаль берәмлекләрдән килгән балаларның көндезге шөгыльләре оештырыла. Бу — күңел ачу программасы, мастер-класслар һәм һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100