news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада немец технологиясе буенча күпер ремонтлаячаклар

13 августтан 29 августка кадәр «Чистай-Түбән Кама» автомобиль юлында Борок авылы янындагы Зәй елгасы аша күпер ябылачак.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 13 августтан 29 августка кадәр «Чистай-Түбән Кама» автомобиль юлында Борок авылы янындагы Зәй елгасы аша күпердә аварияле деформацион җөйләрне алыштыру буенча эшләр планлаштырылган. Бу чорда участокта юл ябылачак.

«Главтатдортранс»ка сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Әйләнеп үтү Чистай — Сухрау — Зәй — Түбән Кама маршруты буенча һәм кирегә автомобиль юлларының гамәлдәге челтәре буенча оештырыла.

Эшләр тәүлек әйләнәсе башкарылачак. Сүз уңаеннан, деформацион җөйләрне алыштырганда, «BASF» немец фирмасының югары технологияле тиз катучан составлары файдаланылачак. Алар һава температурасын 15 градустан югарырак булуын таләп итә, шуңа күрә эшләрне соңрак вакытка күчерү мөмкин түгел, дип хәбәр итә белгечләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100