news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Горки-Әмәт урманында этләрне йөртү мәйданчыгы вакытлыча ябылган

Территорияне дезинфекция чаралары белән эшкәртәләр.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Казанның Горки-Әмәт урманында этләрне йөртү мәйданчыгы 5 августка кадәр карантинга ябылган.

Территориядә питомник ютәленнән махсус дезинфекция чаралары белән эшкәртү үткәрелә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Эт асраучылардан якын көннәрдә мәйданчыкка барудан тыелып тору һәм этләр белән бергә урманда йөрү сорала, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең Instagram-аккаунтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100