news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бастрыкин инвалид кызның әнисенә дәүләт биргән торакка бәйле хәлне тикшерергә кушты

Яшел Үзәндә яшәүче ялгыз ана кызына дәүләт биргән торакка риза түгел.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гаммәви мәгълүмат чараларында Яшел Үзәндә яшәүче ялгыз ананың (ул ике инвалид бала тәрбияли) кызына дәүләт биргән торакка риза булмавы турында хәбәр дөнья күрде. Хатын-кыз сүзләренчә, аның кызы коляскада хәрәкәт итә, шәһәр хакимияте тәкъдим иткән вариантлар исә мондый инвалидлар өчен каралган таләпләргә туры килми.

Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелегенә килеп туган вазгыятьнең хокукый аспектларын өйрәнергә һәм тикшерү органнарының процессуаль яктан бу эшкә катнашуы өчен тиешле нигез булу-булмавы турында хәбәр итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100