29 июльнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Казанда Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар, Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек белән таныштырды, иртәгә һава торышы бозылырга мөмкин.
Казанда Хәния Фәрхине җирләделәр/Җеназа намазын һәм Коръән аятен Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды.Хәния Фәрхинең кызы Алия: Бүген әни гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә.../Алия әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.Республикакүләм киңәшмәдә Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясенә әзерлек турында сөйләде/Агымдагы елда 1,6 миллион гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп алырга кирәк.Татарстанда күпфатирлы торак йортларны төзекләндерү эше дәвам итә/Дәүләт торак инспекциясе 43 муниципаль берәмлектә 2 мең 642 тикшерү уздырган.Алдагы тәүлекләрдә синоптиклар җәйнең иң кызу көннәрен фаразлый/Көндез иң югары температура +28..+33 градус булырга мөмкин.Разил Вәлиевның юбилеен Мәскәүдә билгеләп үтәчәкләр/Җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесен хөрмәтләү кичәсе Татар мәдәни үзәгендә булачак.Илдә йөзү алтын үткәненә кайта – Александр Красных/Татарстан йөзүчесе ил җыелмасының алтын медаль яулый алмавында үзен гаепли.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда һава торышының бозылу ихтималы турында кисәтә/Һава торышының көйсезләнүе иртәгә көн уртасыннан кичкә кадәр вакыт аралыгында күзәтелергә мөмкин.