Арча һәм Яңа Чишмә районнарында инвалидлар саны арткан

Быел Татарстанда инвалидлар саны авыл халкы исәбенә күбәйгән

Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Агымдагы елның беренче яртыеллыгында беренче тапкыр инвалидлыкка чыгучылар 10 меңгә 42,9ны тәшкил иткән. 2009 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч авыл халкы исәбенә 0,5 процентка арткан. Аерым алганда, шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында инвалидлыкка чыгучылар – 10 меңгә 37,5, ә авыл халкы арасында инвалид дип табылучылар – 10 меңгә 59,4 белән исәпләнгән. Бу турыда Баш медицина-социаль тикшерү бюросының оештыру-методик бүлеге башлыгы Ринат Мөхәммәтдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, эшкә сәләтле кешеләр арасында инвалидлыкка чыгучылар саны быел 5 процентка үскән һәм 6544 белән исәпләнгән. Быелның икенче яртыеллыгында II группа инвалидлыкка чыгучылар күбәйгән. Ринат Мөхәммәтдинов ассызыклаганча, беренче тапкыр инвалидыкка чыгучылар саны Арча һәм Яңа Чишмә районнарында арткан. Аерым алганда, Арча районында быел инвалидлар саны 10 меңгә 118,3 белән исәпләнгән. Узган ел бу күрсәтеч 45,9ны тәшкил иткән. Димәк, бу районда инвалидлар санының 61,2 процентка артуы күзәтелгән. Яңа Чишмә районында исә бу күрсәткеч 51,6дан 74,7гә кадәр үскән. Кама Тамагы һәм Аксубай районнарында исә, киресенчә, инвалидлар саны 10-16 процентка кимегән.