Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны билгеле булды

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы моношәһәрләрдә эшсезлек белән бәйле мәгълүмат җиткерде.
(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Татарстанның  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика моношәһәрләрендә эшсезлек белән бәйле мәгълүмат җиткерде.
 
27 июнь көненә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 4079 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 73 кешегә кимрәк.
 
Эшсезләр саны Түбән Кама, Алабуга, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевскида да кимегән. Мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге шәһәрләрдә 1034, 405, 351, 329 һәм 78 эшсез бар.
 
Чаллы белән Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 10ар кешегә арткан. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте җиткерә.