Татарстанда атна дәвамында 534 кеше эшсез дип танылган

Исәпкә алынучыларның 492се моңа кадәр эш белән тәэмин ителгән булган.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). 27 июньгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13275  эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе бу көнгә эшче көчкә карата 0,64 процент күрсәткечендә саклана.

 
Хисап атнасы барышында, 21-27 июньдә, 534  кеше эшсез дип танылган. Аларның 492се моңа кадәр эш белән тәэмин ителгән булган. Эшсез буларак яңа гына исәпкә алынганнарның 66сы оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган. Гомумән алганда, эшсезләр саны узган атнага караганда 226 кешегә кимегән.
 
Бүген Татарстанда 36681 вакансия бар. Узган атнада, мәсәлән, оешмалар 2966 эш урыны ачык дип белдергән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.