Татарстанда эсселек бераз кими

Республиканың күпчелек районнарында бераз яңгыр яварга мөмкин, яшен булуы ихтимал

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча урыны белән яшен һәм җилнең көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр җитүе көтелә. Районнарның күпчелегендә бераз, ә төнлә көчле яңгыр явачак.

Төнлә 16-21 градус җылы, көндез температура 28 градуска кадәр җитәчәк. 

30 июнь көнне Казанда яшен, җил көчәйгәндә секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 16-20, көндез 26 градуска кадәр җылыта.

1 июльгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр, яшенле яңгыр булырга ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 3-8 метр, көчәйгәндә, секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 12-17 градус тәшкил итәчәк, дип белдерә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы иадрәсе.