Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сабантуенда катнашты

Бәйрәм кунаклары арасында Сергей Собянин да бар иде

 (Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген борынгы татар-башкорт бәйрәмен карарга “Коломенское” музей-тыюлыгына 150 мең чамасы мәскәүле һәм башкала кунаклары килгән иде. Мәскәү Сабантуе - иң зур бәйрәм.
Милли бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Мәскәү мэры вазыйфаларын башкаручы Сергей Собянин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде, дип хәбәр итә ТР ДС матбугат хезмәте.
Сабантуй узган гасырның 30 нчы елларында бәйрәм ителә башлаган. Аны үткәрү урыны үзгәреп тора. Менә 3 ел рәттән Мәскәү сабантуе “Коломенское” Дәүләт музей-тыюлыгында уза.
Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы һәм төрле программа әзерләнгән иде: Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары концерты, төрле конкурслар һәм милли көрәш.
Кунакларга сувенирлар, халык сәнгате эшләнмәләре, татлы ризыклар тәкъдим ителде.
Бәйрәмне оештыручыларның берсе Чаллы вәкилләре территорияне чәчәк композицияләре белән бизәгән, аларның берсе “КАМАЗ-Мастер” командасының халыкара ралли-рейдында җиңүләренә багышланган иде.
Бәйрәмнең рәсми өлеше дәрәҗәле кунакларның сәламләвеннән башланды. “Хөрмәтле дуслар, сезгә Татарстаннан, бу көннәрдә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы кабул итәргә әзерләнүче Казаннан зур сәлам җиткерәм, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмгә килүчеләргә. – Мәскәү мәйданына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан иң изге теләкләрне, шулай ук Сергей Собянинга һәм аның командасына ел саен сабан бәйрәме меңләгән дусларны җыйган өчен өчен рәхмәт җиткерәм. Сезгә сәламәтлек иминлек, эшегездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим. Бәйрәм белән котлыйм!”
Шәһәрлеләр бәйрәмгә Сергей Собянинның килүен ерым игътибар һәм кызыксыну белән көтте. Шәһәр мэры вазыйфаларын башкаручы Фәрит Мөхәммәтшин озатуында татар авылылында булды. Биредә агач йорт, ишегалды торгызылган, анда татар гаиләсе көнкүреше өчен кирәк-яраклар куелган.
Сергей Собянин сүзләренә караганда, борынгы Сабантуй бәйрәме дуслык, хезмәт, туган җиргә мәхәббәт һәм әхлакый идеалга тугърылыкны таныта.
“Бу кыйммәтләр барлык мәсәкүлеләргә дә кадерле. Сабантуй төрле милләт вәкилләренең гомумшәһәр бәйрәменә әверелде”, дип белдерде Мәскәү мэры вазыйфаларын башкаручы.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә, әгәр бәйрәмгә күпсанлы кунаклар килсә, татарлар бәйрәм яхшы узды дип саный, дип белдерде.
“Мәскәү җитәкчелеге 3 ел Сабантуй үткәрү өчен иң яхшы мәйданчыкны бирә, зур рәхмәт”, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.
Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Владимир Платонов билгеләп үткәнчә, ел саен Мәскәү Сабантуена килүче кешеләр саны арта. “Алар чыннан да ял итә. Иртәгә Сабантуй дип игълан гына итәргә кирәк һәм барысы да килә”, - диде башкала парламенты спикеры.
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Лилия Гомәрова, ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәре төбәкара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесе Юрий Артюх, Чаллы мэры Васил Шәйхраҗиев, Мәскәү шәһәре Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, генерал-полковник Рәсим Акчурин, “Сабантуй-2013” оештыру комитеты рәисе Фәрит Фәрисов, Россия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббязов һ.б. бар иде.