Балык Бистәсе Бурятия кунакларын кабул итте

Күрше өлкә кунаклары районга тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр
(Балык Бистәсе, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Узган ел йомгаклары буенча республиканың Пенсия фонды Россия күлмендә беренче урынны яулаган булган. Шуңа күрә бүген күп кенә күрше өлкәләрдән тәҗрибә уртаклашырга кунаклар килә. Шушы көннәрдә генә Бурятия республикасыннан килгән 18 белгеч составындагы делегация Балык Бистәсендә кунакта булды.
“Авыл офыклары” хәбәрләренә караганда, делегацияне Бурятия Пенсия фонды бүлеге башлыгы Евгений Ханхалаев җитәкли. Кунакларны район җитәкчелеге һәм Пенсия фонды белгечләре каршы алды. Кунаклар райондагы өлкән яшьтәгеләргә пенсия билгеләү, аны индексацияләү һәм соңармыйча бирү тәртипләрен җентекләп өйрәнделәр.