Балтачта мөселман Сабантуе узды

Быел Сабантуйда җәйге лагерьлар эшләгән авыллардан балалар бигрәк тә теләп катнашты

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Балтач районының Борбаш авылында мөселман Сабантуе узды. Анда районның бөтен авылларыннан, шулай ук Кукмара, Саба һәм Арча районнарыннан кунаклар катнашты.
Сабантуйда катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук район җитәкчелеге сәламләде.
Быел Сабантуйда җәйге лагерьлар эшләгән авыллардан балалар бигрәк тә теләп катнашты. Бөтенесе бергә 600дән артык бала җыелды. Ярышлар кызлар арасында – аерым, малайларныкы аерым узды. Көрәштә җиңү яулаучылар өчен ике сарык бәрәне дә әзерләнгән иде. Бу хакта Islamrt.ru хәбәр итә.