Бүген Бөгелмәнең Яшьләр сараенда региональ күргәзмә ачыла

Күргәзмәдә Актүбә һәм Җәлил рәссамнарының һәм аларның укучыларының иҗат җимешләре урын алачак
(Бөгелмә, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Күргәзмәне уникаль дип санарга була. Биредә Актүбә һәм Җәлил рәссамнарының иҗат җимешләре урын алачак, дип хәбәр итә “Бугульминская газета”.
Александр Черный һәм Валерий Веретенников Татарстанда гына түгел, ил буенча да атаклы шәхесләр. Алар иҗат иткән пейзаж әсәрләренең классик үрнәкләре буенча рус халкының реаль сурәтләү сәнгатендәге иң яхшы традицияләре сакланып килә.
Күргәзмәдә шулай ук “Сәнгать дөньясы” иҗат группасы әсәрләренә дә урын биреләчәк.