Татарстанның 6 меңнән артык яшүсмере сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк

Татарстанның 6 меңнән артык яшүсмере сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген брифингта Татарстанның балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрендә исәптә торучы 6 меңнән артык яшүсмер быелгы җәйдә сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк, бер мең яшүсмер вакытлыча эшкә урнаштырылачак, дип хәбәр итте ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау милиция бүлеге начальнигы Василий Соколов.

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 129 сәламәтләндерү лагеры эшли, аларда 19 меңнән артык бала ял итә. Һәр лагерьда милиция постлары оештырылган. Нигездә, аларга балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм участок милиционерлары, шулай ук патруль пост хезмәте хезмәткәрләре җәлеп ителә.

Узган елдагы кебек үк быел да Татарстан милиционерлары Анапаның Кара диңгез яры буендагы өч сәламәтләндерү лагеренда хезмәт күрсәтә. Алар -“Витязево”, “Бәхетле балачак” һәм “Приазовец” лагерьлары. Бу лагерьларда җәен Татарстаннан килгән 4500гә якын бала ял итәчәк.

Моннан тыш, Татарстан тәртип сакчылары республикага башка төбәкләрдән килгән балаларның да куркынычсызлыгын тәэмин итә. Мәсәлән, Яшел Үзән районының “Васильево” шифаханәсе базасында Чечня Республикасының Гудермес районыннан килгән балалар сәламәтлекләрен ныгытты, ә бүген республикага ял итү өчен Төньяк Кавказдан икенче төркем киләчәк.