^Кол Шәриф мәчете ачылу уңаеннан үткәрелгән тантаналар хокук сакчылары өчен җитди сынау булды

^Кол Шәриф мәчете ачылу уңаеннан үткәрелгән тантаналар хокук сакчылары өчен җитди сынау булды

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барган көннәрдә 24 июньдә Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасы Татарстанның хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен җитди сынау булды. Алар бу сынауны уңышлы үтте. Хәзер Татарстанның тәртип сакчыларына Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә җәмәгатьчелек тәртибен саклауны тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү бурычы тора, диде бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында булган брифингта җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы милициясе начальнигы урынбасары Василий Соколов.

Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасында 10 меңгә якын кеше катнашты. Тантаналарда республика җитәкчелеге, РФ төбәк үсеше министры Владимир Яковлев, Ислам Конференциясе Оешмасының Генераль сәркатибе Әкмәледдин Ихсан углы, 14 чит илнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкилләре, БДБ илләре һәм Россиядән килгән 34 мөфти, чит ил министрлыклары һәм ведомстволарының дин башлыклары катнашты.

Шәһәр үзәгендә хокук тәртибен саклау өчен 1285 милиция хезмәткәре, 20 ОМОН солдаты, 150 хәрби хезмәткәр, 80 шәхси каравыл предприятиеләре эшчеләре һәм “ФОРПОСТ” яшьләр каравыл отрядының 40 хезмәткәре җәлеп ителде. Террорлык актларын һәм башка төрле хокук тәртибен бозуларны булдырмас өчен контроль-тикшерү пунктлары оештырылды, аларда Кремль территориясенә керүчеләрне тикшерү үткәрелде. Саклык чаралары күрү нәтиҗәсендә, тәртип бозу очраклары булмады.