Кичә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары судан ике кешенең гәүдәсен чыгарды

Кичә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары судан ике кешенең гәүдәсен чыгарды

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кичә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары Татарстан елгалары һәм сулыкларыннан ике үле гәүдә табып алды. Суга батучыларның берсе – балыкчы, икенчесе исә коену өчен җиһазланмаган урында батып үлгән.

Көндезге 14 сәгать 30 минутта Яшел Үзәндә ике кыз Юкә чокыры сулыгында ял иткәндә су өстендә хәрәкәтсез ятучы кешене күрәләр һәм милиция чакыралар. Вакыйга урынына килгән Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары ярдан биш метр ераклыкта судан 40-45 яшьләр тирәсендәге ир-атның гәүдәсен алып чыгып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшыралар. Бер көн алдан әлеге ир коену өчен җиһазланмаган урында су коенган.

Шул ук көнне Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары рейд вакытында, Казаннан ерак түгел Идел буе утрауларының берсендә капланган балыкчы көймәсенә тап булалар. Төн уртасында ярдан 100 метр ераклыкта алар 30-35 яшьләрдәге ир-ат гәүдәсен табып ала. Аларның шәхесләре ачыклана.