Казанның юбилеен бәйрәм итү көннәрендә ТР Эчке эшләр министрлыгында моңарчы булмаган саклык чаралары күреләчәк

Казанның юбилеен бәйрәм итү көннәрендә ТР Эчке эшләр министрлыгында моңарчы булмаган саклык чаралары күреләчәк

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Казанның юбилеен бәйрәм итү көннәрендә ТР Эчке эшләр министрлыгында моңарчы булмаган саклык чаралары күреләчәк. Моны бүген “Татар-информ” агентлыгында булган интернет-конференциядә ТР эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин да раслады. Ул Казанда тантаналарга җәлеп ителәчәк милиция хезмәткәрләре катнашында июль һәм август айларына планлаштырылган өйрәнүләр хакында хәбәр итте. Тәртип сагында торучылар төп бәйрәм чаралары үтәчәк урам һәм объектларны, шулай ук транспорт колонналары һәм кортежлар үтәчәк маршрутларны өйрәнәчәк. Башкалага Татарстаннан һәм якын-тирә төбәкләрдән 700гә якын участок милиционеры килер дип көтелә. Алар халык белән, шул исәптән, хокук бозучылар белән дә аралашачак.

Бәйрәм көннәрендә видеокүзәтү өчен 150 камера куелачак. Хәзерге вакытта алар дәүләт учреждениеләре янында, тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче объектларда һәм халыкның күпләп җыелу урыннарына урнаштырыла.