^Казан шәһәре юбилеена килгән чит ил кунаклары белән аралашу уңайлыгы өчен милиционерлар инглиз, немец һәм француз телендәге телне өйрәнү кулланмалары белән тәэмин ителәчәк

^Казан шәһәре юбилеена килгән чит ил кунаклары белән аралашу уңайлыгы өчен милиционерлар инглиз, немец һәм француз телендәге телне өйрәнү кулланмалары белән тәэмин ителәчәк

(Казан, 29 июнь, “Татар-инофрм”, Игорь Черепанов). Казан шәһәре юбилеена килгән чит ил кунаклары белән аралашу уңайлыгы өчен милиционерлар дөньяның өч телендәге сүзлекләр белән тәэмин ителәчәк. Бүген “Татар-информ” агентлыгында үткән интернет-конференциядә ТР эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин хәбәр иткәнчә, алар 10 мең данә нөсхә басылып чыккан инде.

Инглиз, немец һәм француз телләрендә аңлашучы кунаклар өчен бу күңелле сюрприз булачак, дип исәпли министрлык җитәкчесе. Тәртип сакчылары кунакларга таныш булмаган шәһәрдә кирәкле җирне табу, үзләрен кызыксындырган мәгълүматлар алуда ярдәм итәчәк һәм саклык чаралары турында искәртәчәк.