Чаллы психиатры ХIХ гасыр ахырында Алабугада эшләгән коллегасы турында китап нәшер иткән

Чаллы психиатры ХIХ гасыр ахырында Алабугада эшләгән коллегасы турында китап нәшер иткән

(Чаллы, 29 июнь, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Чаллының психоневрология диспансеры бүлеге белән идарә итүче Алексей Комиссаров шәхси акчасына "Забытый врач" китабын нәшер иткән. Ул йөз ел элек яшәгән коллегасының һөнәри эшчәнлегенә багышланган.

Комиссаров Алабугада 25 елга якын эшләгән (1893-1917) табиб турында иске газетадагы кечкенә генә мәкаләдән укып белгән. Китап өчен материал җыюга 10 елга якын вакыт кирәк булган. Автор архив материалларын гына өйрәнеп калмаган, ә Филипп Стельмаховичны белгән кешеләрне дә тапкан.

"Забытый врач" китабы 300 нөсхә нәшер ителгән һәм Чаллы, Пермь, Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта эшләүче коллегалары арасында таратылган. Автор берничә нөсхәне Чаллы шәһәре тарихы музеена бүләк иткән. Хәзер Алексей Комиссаров бу китапны Алабуга психиатры турында белешмәләр һәм фоторәсемнәр белән тулыландырып яңадан нәшер итәргә ниятли.

"Без край медицинасы үсешенә гомерен багышлаган кешеләрне онытырга тиеш түгел", - ди Алексей Комиссаров.