news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йорт хайваннарын котыруга каршы вакцинацияләү июнь азагына кадәр дәвам итәчәк

Алдагы вакцинацияләү чарасы 30 май көнне сәгать 10.00нан 13.00гә кадәр Олы, Кече Дәрвишләр бистәсе, Колсәеттә кибет янында уздырылачак.

Йорт хайваннарын котыруга каршы вакцинацияләү июнь азагына кадәр дәвам итәчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Июнь азагына кадәр ветеринария табибларының күчмә төркемнәре йорт мәчеләре һәм этләренә котыруга каршы вакцинацияләү үткәрә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Вакцинацияләү билгеле бер урында бушлай ясала. Йорт хайваннары хуҗаларының социаль дистанцияне үтәүләре, битлек һәм перчатка киюләре сорала. 

Күчмә бригадалар Казанның Киров һәм Совет районнарында эшли. Моннан тыш, Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында да прививка ясатып була. Халыкны көн саен алдан язылусыз кабул итәләр. 

  • Котыру — куркыныч йогышлы чир, аңа үзәк нерв системасы какшау, хайваннарның үзен агрессияле итеп тоту хас, үлемгә дә китерергә мөмкин.

Алдагы вакцинацияләү чарасы 30 май көнне сәгать 10.00 нан 13.00 гә кадәр Олы, Кече Дәрвишләр бистәсе, Колсәеттә кибет янында уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100