news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда республика халыклары телләрен үстерүгә грант бирәчәкләр

Грантларга билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан да кимрәк эшләмәүче иҗтимагый оешмалар дәгъва кыла ала.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый оешма инициативаларына ярдәм күрсәтү буенча грантларга дәгъва кылучылар арасында конкурс башланды. Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Грантларга билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан да кимрәк эшләмәүче иҗтимагый оешмалар дәгъва кыла ала.

«2020 елда биш грантның һәркайсы 200 мең сум тәшкил итә», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Бәйге «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булып тора.

Конкурста катнашу өчен документлар 27 майдан 5 июньгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 йорт, 225 бүлмә. Документларның сканердан чыгартылган вариантын Ruzal.Karimov@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100