news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хисап палатасының экс-аудиторы Әгерҗе районын җитәкли

Валерий Макаров башка эшкә күчү сәбәпле, отставкага китте.

Татарстан Хисап палатасының экс-аудиторы Әгерҗе районын җитәкли
tatarstan.ru

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бүген Әгерҗе муниципаль районы депутатлары район башлыгы Валерий Макаровның отставкасын кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын элек Татарстан Хисап палатасында эшләгән Азат Вәлиев башкарачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көн тәртибе кысаларында район депутатлары Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруны моңарчы Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы булып эшләгән Азат Рөстәм улына йөкләү мәсьәләсен карады», дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Совет утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Ул районның элеккеге башлыгы Валерий Макаровка ТР Президенты Указы белән бирелгән «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Азат Вәлиевнең республика хакимият органнарында эшләү тәҗрибәсе зур, дәүләт һәм муниципаль идарә, территорияләрне финанс-икътисади яктан тәэмин итү өлкәсендә белемле.

ТР Хисап палатасында эшләгән елларда ул Владивосток, Волгоград, Киров, Красноярск, Сергиев Посад, Сочи, Хабаровск һ.б. җирләрнең эре предприятиеләрендә аудиторлык тикшерүләре уздыруда катнашты.

Вәлиев РФ Хисап палатасы каршындагы Контроль-хисап органнары Советы методологиясе мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе урынбасары булып тора. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең кадрлар резервына кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100